Дәүләт комитеты белгечләре Аккош күлләре системасын экологик реабилитацияләү турында фикер алышуда катнашты

2020 елның 5 августы, чәршәмбе

Казанда Аккош күлләре системаларының биотехник һәм экологик реабилитациясенең 2нче этабы проекты турында фикер алыштылар. Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында Фәнни-техник советның киңәйтелгән утырышы узды, анда Татарстанның Биоресурслар буенча дәүләт комитеты белгечләре дә катнашты.
«Аккош күле» күлләре системасы дүрт мөстәкыйль сулыктан тора – Зур, Кече, Якты һәм Коры Аккош күлләре. Алар үзара тар гына ермаклар белән тоташкан. Күлләр халыкның популяр ял итү урыны булып тора, шуңа бәйле рәвештә эко-реабилитация таләп ителә, аны берничә этапта үткәрергә планлаштыралар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International