М-7 трассасында кабанны бәрдерделәр. Хайван һәлак булды

2020 елның 6 августы, пәнҗешәмбе

Алабуга районындагы М-7 трассасында Яковлево бистәсе янында җиңел автомобиль йөртүчесе кабанны бәрдерде. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә кыргый хайван бәрелеш урынында һәлак булды. Авария 3 сәгать 45 минутта «Кыргый хайваннар»тамгасы гамәлдә булган зонада булды.
Татарстан Республикасының Биоресурслар буенча дәүләт комитетында автомобильчеләрне тизлек режимын үтәргә һәм бик сак һәм игътибарлы булырга, кыргый җәнлекләр барлыкка килү ихтималы булган урыннар турында мәгълүмат бирә торган билгеләрне игътибарсыз калдырмаска һәм сәяхәткә якты сәгатьләрдә чыгарга өндиләр.
Хайваннар  машиналар йөрү юлына чыга ала торган тыюлыклар, заказниклар янында яки урман җирлегендә, «Кыргый хайваннар» дигән юл билгесе куела. Бәрелеш булмасын өчен, участокта тизлекне киметергә һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International