Бүген 16.00 сәгатьтә кыргый тояклы хайваннарны табу хокукына җирәбә салуда катнашу өчен гаризалар җыю тәмамлана.
Барлык кергән гаризаларны караганнан соң, кабул ителгән гаризалар турында мәгълүмат Комитет сайтында урнаштырылачак.
Җирәбә салу 2020 елның 19 августында 14.00 сәгатьтә Казан шәһәре, Кәрим Тинчурин урамы, 29 йорт адресы буенча узачак. Комитет сайтында җирәбә салуның онлайн-трансляциясен оештыру буенча эш алып барыла.