Балык тоттылар: Спас районында Дәүләт комитеты хезмәткәрләре браконьерларны тоткарлады

2020 елның 7 августы, җомга

Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты инспекторлары законсыз балык тоту фактларын ачыклау һәм булдырмау буенча даими рейдлар үткәрә. Чираттагы рейд барышында, «Спас» ДТКЗ территориясендә Куйбышев сусаклагычы акваториясенә караган Бездна елгасында, белгечләр законсыз тоту коралы (ятьмә) һәм көймә ярдәмендә су биологик ресурсларын тоткан гражданинга игътибар иттеләр. Полиция органнары белән берлектә Спас районының Ким бистәсендә яшәүчене тоткарладылар.
Хәзерге вакытта бу факт буенча сорау алына.
«Спас» тыюлыгы белгечләре Татарстан Республикасының Кызыл китабына кертелгән табигый комплексларны һәм аларның биологик төрлелек компонентларын, хайваннарның яшәү һәм үсемлекләрнең үсү урыннарын саклау һәм торгызу буенча көндәлек эш алып баралар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International