Җирәбә салу бүген 14.00 сәгатьтә онлайн режимда узачак
Бүген, 19 август көнне, Татарстан Республикасы Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетында, 2020-2021 еллардагы ау чорында һәркемгә керергә рөхсәт ителгән аучылык җир-суларында кыргый тояклы хайваннарны тоту хокукына рөхсәтләрне бүлү булачак.
Әлеге сылтама буенча узып https://www.youtube.com/watch?v=wmmHf1JbugM&feature=youtu.be барлык теләүчеләр дә үз браузерларыннан өстәмә программалар һәм җиһазлар кулланмыйча гына трансляциягә кушыла ала.
Җирәбә салу җәмәгатьчелек вәкилләре кергән Комиссия тарафыннан ачыктан-ачык үткәреләчәк. Җирәбә салуны үткәрү залы, 1,5 метр социаль дистанцияне үтәү турында Роспотребнадзор таләпләренә туры китереп, чарада катнашырга теләгән кешеләрне сыйдырырга мөмкинлек бирми.
Шуның белән бәйле рәвештә, җирәбә салу процедурасын дистанцион режимда күзәтүегезне сорыйбыз.
Аңлавыгыз өчен рәхмәт.