«Чатыр-тау» - киләчәккә өлеш кертү һәм традицияләргә тугры калу

2020 елның 24 августы, дүшәмбе

Азнакайда «Тарихи үсештә Ык елгасы бассейнында кеше һәм табигать. Татар АССР һәм татар халкы икътисады һәм мәдәнияте үсешенә Азнакай районы һәм Көнчыгыш Татарстанның торак пунктларының керткән өлеше» дип исемләнгән V Бөтенроссия  фәнни-гамәли, тарихи һәм туган якны өйрәнү конференциясе узды.
Аның эшендә «Чатыр Тау» дәүләт табигать тыюлыгы хезмәткәрләре катнашты. Конференция кысаларында тыюлык территориясе буйлап экскурсия үткәрделәр, кунакларга табигатьнең уникальлеге турында сөйләделәр. Конференциянең пленар өлеше кысаларында катнашучыларны татар халкының борынгы традицияләре һәм мәдәнияте белән таныштырдылар, шулай ук «Чатыр-Тауда җыен» фестиваленең прологын күрсәттеләр.
«Чатыр тауда җыен» исемле төрки халыкларның фольклор фестивален үткәрү проекты борыңгы төрки халыкларның  гореф - гадәтләрен, телен, җырларын һәм биюләрен пропагандалау, Азнакай районының горурлыгы- Чатыр Тауны мәңгеләштерү, шулай ук үсеп килүче буынга халык традицияләрен тапшыру максатыннан эшләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International