"Татарстанның тыюлыклар дөньясы" рубрикасы: Калкан яфраклы су чәчәге

2020 елның 24 августы, дүшәмбе

Бүген сүз ТР Кызыл китабына һәм Россиянең төрле төбәкләрендәге Кызыл китапларга кертелгән калкан яфраклы су чәчәге (Nymphoides peltata)  турында барачак.

Быел Спас районында урнашкан «Спас» тыюлыгы территориясендә (акваториясендә), белгечләр тарафыннан, әлеге төрнең моңа кадәр очрамаган урыннарда актив чәчәк атуы билгеләп үтелде.

Калкан яфраклы су чәчәге - үрмәли торган озын тамырлы, су өслегендә йөзә торган, түгәрәк, бөтен, шома яфраклы күпьеллык су үсемлеге.

Яфрагы кечкенә, сабак янында йөрәккә ошаган киселешле түгәрәк формалы.

Яфрак җәймәсенең өске өлеше каймалы, ачык-яшел төскә буялган, асты – кара-яшел төстә.

Чәчәге - сары төстә, озынлыгы 3 сантиметрга кадәр җитә һәм ул озын чәчәк сабында урнашкан, зонтик шикелле  бәйләмгә җыелган биш чәчәк тирәлеге, серкәчләре һәм яфракчыклардан тора. Кәсә яфраклары бер сантиметрга кадәр озынлыкта, нигезгә таба киселгән, ланцет өлешләре басылып куелган. Чәчәкнең таҗы ачык-сары төстә, диаметрда яртысыннан күбрәге  оваллы өлешләргә киселгән. Үсемлекнең озынлыгы метр ярымга кадәр җитә.

Калкан яфраклы су чәчәге Көнчыгыш һәм Көнбатыш Себердә, Россиянең Европа өлешендә, Белоруссиядә, Украинада, Урта Азиядә, Россиянең Ерак Көнчыгышында үсә. Түбән сазлыкларда, күлләрдә һәм акрын агымлы елгаларда үсә.

Бу үсемлек халык медицинасында кулланыла, дәвалау максаты белән үсемлекләрнең җир өсте өлешен кулланалар. Калкан яфраклы су чәчәгенең яфракларыннан ясалган төнәтмә бизгәк авыруын дәвалаганда кулланырга киңәш ителә .

Яңа җыйган яфракларын кулинариядә  салатлар әзерләү өчен кулланалар.

Татарстан Республикасы Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының рәсми сайтында «Эшчәнлек» бүлегендә «Татарстанның тыюлыклар дөньясы» рубрикасы» өстәмә битендә башка кызыклы фактлар белән дә таныша аласыз. Сылтама: https://ojm.tatarstan.ru/rubrika-zapovedniy-mir-tatarstana-4736669.htm

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International