Дәүләт комитеты хезмәткәрләре браконьерлар ятьмәсенә эләккән бакланны коткардылар

2020 елның 26 августы, чәршәмбе

Татарстанда браконьерлар ятьмәсенә баклан эләккән.  Кош азык эзләп, тозакка эләккән, дип хәбәр итә Биоресурслар буенча дәүләт комитетының биотөрлелек бүлеге башлыгы Роза Миннегулова :"Баклан елга, күл ярлары, сазлыклы территорияләрдә яши. Ятьмәләр - балык тоту өчен тыелган предмет булып тора, еш кына балык өчен генә түгел, каурыйлылар өчен дә куркыныч тудыра.  Кош ризык эзләп, балык артыннан суга чума һәм ятьмәгә эләгә. Анан чыга алмыйча  һәлак булган очраклар да булгалый".
Алексеевск районы буенча Комитет хезмәткәрләренең оператив эше нәтиҗәсендә канатлыны табып коткарып кала алдылар. Бәлагә юлыккан бакланны алар аучылык җир-сулары буенча чираттагы рейд вакытында күреп алдылар. Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы территориясендә биологик ресурсларны законсыз табуны кисәтү һәм булдырмау максатыннан, инспекторлар даими режимда рейдлар, шул исәптән төнгеләрне дә, уздыралар.
Кошны табигый яшәү тирәлегенә кайтарганнар, аның тормышына башка берни дә янамый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International