2020 елның 3 сентябреннән КФҮнең барлык филиаллары, аларның эш графигы нигезендә, һәркемгә керергә рөхсәт ителгән аучылык җир-суларында кыйммәтле мехлы хайваннарны табуга рөхсәт алу өчен гаризалар кабул итә башлый.
Рөхсәт алу өчен Татарстан Республикасы территориясендәге КФҮ филиалына, аучылык районына карамастан (КФҮгә медицина битлекләрендә керү мәҗбүри) мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Рөхсәтнамә бирү түбәндәге документлар нигезендә башкарылачак:
- рөхсәт алу өчен гариза;
- шәхесне раслаучы документ (паспорт оригиналы);
- аучылык билеты (оригинал);
- рөхсәт биргән өчен дәүләт пошлинасын түләү турында квитанция (650 сум);
- хайваннар дөньясы объектларыннан файдаланган өчен түләү турында квитанция (кондыз яки сусар өчен рөхсәт алган очракта).
Кондыз һәм сусарга җыю ставкасы-60 сум (1 башка).
(Игътибар: банк картасы булса, түләүне КФҮ филиалында гариза биргәндә башкарырга мөмкин).
Рөхсәт, гариза бирүченең вәкиле белән, гади язма рәвештәге ышаныч кәгазе һәм шәхесне раслаучы документ нигезендә алынырга мөмкин.
Ау вакыты:
- төлкегә-15 сентябрьдән 28 февральгә кадәр;
- соры куянга – 15 октябрьдән 10 гыйнварга кадәр;
- кондызга-1 октябрьдән 28 февральгә кадәр;
- сусарга-15 октябрьдән 28 февральгә кадәр.