15 сентябрьдә "Парклар маршы-2020" акциясенең йомгаклары билгеле булачак

2020 елның 27 августы, пәнҗешәмбе

Быел, гадәттәгечә, «Парклар маршы – 2020» халыкара табигать саклау акциясе кысаларында, Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты тарафыннан, «Тыюлыклы табигать дөньясы»дип исемләнгән балалар сәнгать иҗаты конкурсы үткәрелә. Быелгы тема - "Туган як табигате". 

Конкурсның муниципаль этабын «Чиста болыннар» дәүләт табигать тыюлыгы хезмәткәрләре 1 апрельдән 31 июльгә кадәр үткәрделәр. 
2020 елның 13 августында конкурска йомгак ясалды, Конкурс комиссиясе составына түбәндәгеләр керде: "Балалар сәнгать мәктәбе" педагоглары Ольга Леванова һәм Ольга Пискунова, тыюлык хезмәткәре Биктаһирова Регина. Комиссиягә тапшырылган эшләрнең гомуми саны 61 рәсем тәшкил итте, барлык эшләр дә конкурс таләпләренә туры килде. Эшләр өч яшь категориясе буенча бәяләнде: 1-3 сыйныф; 4-7 сыйныф, 8-11 сыйныф. Һәр категориядә I, II, III урыннарны алган эшләр сайлап алынды. I урынны алган эшләр, республика этабында катнашу өчен, Дәүләт комитетына җибәрелде. 

Татарстан Республикасының Биоресурслар буенча  дәүләт комитеты тарафыннан «Парклар маршы-2020» халыкара табигать саклау акциясенә йомгак ясауны һәм анда катнашучыларга бүләк тапшыруны 2020 елның 15 сентябренә планлаштырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International