Рөстәм Миңнеханов «Биосфера Фиш» балыкчылык комплексының икенче чиратын ачу тантанасында катнашты

2020 елның 28 августы, җомга

Татарстанның Лаеш районында «Биосфера Фиш» балыкчылык комплексының икенче чираты файдалануга тапшырылды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. «Биосфера Фиш» комплексы елына 8 млн.данә чөгә балыгы җитештерүгә һәм Идел-Нократ төбәгенең балык запасларын яңадан торгызуга юнәлтелгән. Комплекс ачылышында чыгыш ясаганда, Рөстәм Миңнеханов Татарстан территориясенең 7% тирәсен сусаклагычлар, елгалар һәм күлләр били, аларда сәнәгый һәм һәвәскәр балык тоту бара дип искәртте.
Биологик төрлелекне саклау өчен сулыкларга ел саен балык чыгарырга кирәк. Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе Федор Батков билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә су киңлекләрен савыктыру өчен кирәкле ресурслар бар. Төп бурычларның берсе, Иделдәге чөгә балыгын Кызыл китаптан чыгару, дип аңлатты ул.
Рөстәм Миңнеханов искә төшереп киткәнчә, чөгә балыклары җитештерү буенча беренче завод 2018 елда эшләтеп җибәрелде, ләкин аның алга таба үсеш буенча планнары да бар иде. Бүгенге көнгә бу проектка 625 млн. сум инвестиция кертелгән инде, бу-зур акча. Һәм инвестицияләр генә түгел, ә иң заманча технологияләр дә, дип әйтте Татарстан Президенты. «8 млн. маймыч булу, зур мәсьәләләрне хәл итәргә мөмкинлек бирә, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Иң мөһиме-проект моның белән генә тәмамланмый. Бездә керкә балыгын  үрчетү проекты да бар.» Ул шулай ук «Биосфера Фиш» комплексы - инвестиция проекты гына түгел, социаль һәм экологик проект, дип ассызыклады. Рөстәм Миңнеханов «Биосфера-Фиш» ҖЧҖ хуҗасы һәм инвесторы Владимир Малыгинга аның энтузиазмы һәм балык үрчетү комплексын үстерүе өчен рәхмәт белдерде. Бер айдан биредә керкә балыгы комплексы төзелә башлаячак, дип ышандырды Владимир Малыгин һәм ярдәм өчен барысына да рәхмәт белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International