Азнакай шәһәренең балалар бакчасында табигать турында белем бирү дәресе узды

2020 елның 1 сентябре, сишәмбе

«Чатыр-Тау» тыюлыгы хезмәткәрләре Азнакай шәһәренең 17 нче номерлы «Аккош» балалар бакчасында «Яшел табигать»дигән экологик дәрес үткәрделәр. Чараның төп максаты-әйләнә-тирәлеккә сак караш тәрбияләү һәм яшь буында экологик белемнәрне күтәрү. Тыюлык хезмәткәрләре балалар бакчасында тәрбияләнүчеләргә табигатькә сак карашның мөһимлеге, ТР Кызыл китабына кертелгән сирәк үсемлекләр, кошлар һәм хайваннар турында сөйләделәр, табигатьтә, урманда һәм сулыклар янында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында белемнәрен ныгыттылар.

Балалар викторина сорауларына зур кызыксыну белән җавап бирделәр һәм уеннарда актив катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International