Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе Федор Батков Биләр укучыларын һәм педагогларын яңа уку елы башлану белән котлады. Ул Белем көненә багышланган тантаналы линейкада катнашты.
Федор Батков Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның котлавын тапшырды:
«Укучыларны һәм студентларны, ата-аналарны, укытучыларны һәм тәрбиячеләрне, барлык оештыручыларны, Татарстан мәгариф системасы хезмәткәрләрен һәм ветераннарын Белем көне һәм яңа уку елы башлану белән чын күңелдән тәбрик итәм.
1 сентябрь җиткән саен безнең зур йөрәкләребез туган мәктәбебезгә, яраткан укытучыларга, ышанычлы сыйныфташларга иң җылы хисләр белән тула. Үз тормышыбызда мөһим, игелекле, файдалы бик күп нәрсәгә без мәктәпкә бурычлы, чөнки ул – мавыктыргыч белемнәр, иҗади ачышлар, кыю хыяллар, җаваплы гамәлләр һәм ихлас дуслык өчен урын булган бер дөнья. Хөрмәтле укытучыларыбызга, югары уку йортларының профессор-укытучылар составына, барлык мәгариф системасы хезмәткәрләренә һәм ветераннарына татарстанлыларның һәм республикабызның яшь буыны хакына фидакарь хезмәтләре өчен чын күңелдән рәхмәтемне белдерәм! Яңа уку елы сезгә иҗади җиңүләр шатлыгы китерсен һәм сезнең иң яхшы башлангычларыгызга яңа импульс бирсен!
Сезгә тынычлык, бәхет һәм иминлек телим.
Бәйрәм белән сезне, кадерле татарстанлылар, Белем көне белән!"