2020 елның 11-13 сентябрендә Татарстан Республикасы Президентын сайлаулар узачак.
Сайлап алынган участокта 11-13 сентябрь көннәрендә яисә сайлау көнендә тавыш бирергә мөмкин.
Фактик урнашу урыны буенча тавыш бирү
(«Мобиль сайлаучы»)
Тавыш бирү көнендә үзләренең теркәлү урыннарыннан читтә булган сайлаучылар, Татарстан Республикасы территориясендә теләсә кайсы сайлау участогында, сайлаучылар исемлегенә кертү турында гариза бирә алалар.
Моның өчен аларга 2020 елның 8 сентябренә кадәр, түбәндәге гаризалар кабул итү пунктларына мөрәҗәгать итәргә кирәк:
территориаль сайлау комиссиясенә;
КФҮ аша;
электрон рәвештә «РФ Дәүләт хезмәтләре» сайты аша;
теләсә кайсы Участокның сайлау комиссиясенә.
Үзегез белән РФ гражданины паспорты кирәк.