Татарстанда яшәүче бер ир-ат, законсыз рәвештә кысла тоткан өчен, җинаять җаваплылыгына тартылды

2020 елның 2 сентябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Спас районының җәмәгать судьясы җирле кешегә РФ ҖК 256 ст.1 бүлеге «в» пунктында каралган җинаять кылган өчен хөкем карары чыгарды. Бу яз көне шәһәрдән ерак түгел  Идел елгасында ул су биоресурсларын законсыз рәвештә тотты. Закон бозу Дәүләт комитеты инспекторларының рейды барышында ачыкланды. Ул вакытка ул кеше 23 кысла чыгарырга өлгергән һәм шуның белән су биологик ресурсларына зыян китергән. Исегезгә төшерәбез, «Уылдык чәчү» исемле профилактик операция кысаларында көчәйтелгән рейдлар үткәрелде. Уылдык чәчү урыннарында яки аларга миграция юлларында су биологик ресурсларны законсыз чыгару (тоту) тыела. 
Суд закон бозучыны 6 ай төзәтү эшләренә хөкем итте. Биоресурсларга китерелгән зыян тулысынча капланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International