Шушы көннәрдә, табигый комплексларны, ландшафтларны һәм биологик төрлелекне саклау һәм торгызу өчен оптималь шартлар белән тәэмин ителгән, Татарстан Республикасы территориясе республиканың гомуми мәйданының 6,8% ына кадәр арткан.
Бу күрсәткеч Әгерҗе, Актаныш, Тукай һәм Минзәлә районнары территориясендә берьюлы ике яңа төбәк әһәмиятендәге махсус сакланыла торган табигать территориясе - 22 290,567 га мәйданлы «Кама-Ык» һәм 14 956,502 га мәйданлы «Агыйдел елгасының дельтасы» комплекслы профильле дәүләти табигать тыюлыклары барлыкка китерү нәтиҗәсендә ирешелгән. Шулай итеп, бүгенге көндә республиканың табигый-тыюлык фонды гомуми мәйданы 464,667 мең га булган 188 аеруча саклана торган табигый территориядән гыйбарәт.
«Кама-Ык» һәм «Агыйдел елгасының дельтасы» заказникларын оештыру Кама һәм Агыйдел елгаларының үзәнендә урнашкан уникаль табигать комплексларын саклау өчен шартлар булдыру зарурлыгына нигезләнә. Территорияләр, үз эченә борынгы күлләрне, сазлык массивларын, кара ольха урманнарын, елга үзәнендә үсүче имәнлекләрне һәм болыннарны үз эченә алган су-сазлык җир-суларыннан тора. Сайлап алынган участоклар күп кенә су һәм су яны үсемлекләренең (сары төнбоек, сазлык чинасы) һәм хайваннарының, шул исәптән Кызыл китапка кертелгәннәрнең (ап-ак төнбоек, сазлык йод үләне, ике яфраклы төнге миләүшә, ысылдавык аккош, соры торна, ак койрыклы бөркет) яшәү урыны булып тора.
Билгеләнгән аерым саклау режимы нигезендә, тыюлыклар территориясендә социаль мөһим объектлар һәм гидротехник корылмалар төзү, элек төзелгән объектларны реконструкцияләү һәм ремонтлау гына рөхсәт ителә. Шул ук вакытта, кыйммәтле табигый кишәрлеккә антропоген йөкне киметү максатларында, тыюлыклар территориясендә файдалы казылмалар (гамәлдәге лицензияле участоклардан тыш) табу, юынтык суларны агызу, автотранспорт чараларын һәм авыл хуҗалыгы техникасын юу һ. б. тыелган. Аучылар һәм балыкчылар өчен тыюлыклар территориясендә балыкчылык һәм ау кагыйдәләре үзгәрешсез калды, кечкенә судноларның йөрүе һәм туктавы уылдык чәчү чорында гына тыела.