Каурыйлы киекләргә ау сезоны ачыла

2020 елның 3 сентябре, пәнҗешәмбе

Шимбә, 5 сентябрь көнне, 17.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы территориясендә каурыйлы киек кошларга җәйге-көзге ау сезоны ачыла. Исегезгә төшерәбез, җәйге-көзге ау чоры башыннан алып, беренче һәм икенче сишәмбе, чәршәмбе һәм пәнҗешәмбе (8, 9, 10, 15, 16, 17 сентябрь) көннәре тынычлык көннәре дип билгеләнгән  һәм ул көннәрне курыйлы киек кошларны аулау тыела.
Ау кагыйдәләре белән тәңгәл килеп, каурыйлы кошларның түбәндәге төрләре билгеләнде:
Сазлык-болын: урман үрдәге, чуллыклар, гаршнеп, корыхтан, тәкәрлек, тулес, хрустан, улитлар, саз шөлдиләре, кроншнеплар, мородунка, камнешарка, тартар, гади кугыч;
суда йөзүче киекләр: казлар, үрдәкләр, кашкалаклар;
дала һәм кыр киекләре: бүдәнә, күгәрченнәр, урман күгәрченнәре һәм соры көртлек;
урман киек кошлары: тәләттәвеч, суер, боҗыр һәм урман тавыгы.

Исегезгә төшерәбез, зур шөлди, зур кроншнеп, зур саз шөлдие, урман күгәрчене, гади урман күгәрчене Татарстан Республикасының Кызыл китабына кертелгән, пыскылдык, хрустан һәм соры каз – Россия Федерациясенең Кызыл китабына кертелгән һәм аларны аулау тыела.
Көртлекне, суерны һәм соры кыр тавыгын ауларга рөхсәт ителгән аучылык җир-суларының исемлеге белән түбәндәге сылтама буенча танышырга мөмкин: https://ojm.tatarstan.ru/rus/file/pub/pub_2441303.pdf
Татарстан Республикасы Президентының 2013 елның 12 апрелендәге ПУ-303 номерлы Указы (2020 елның 11 августындагы ПУ-473 номерлы редакциясендә) белән расланган федераль әһәмияттәге махсус сакланыла торган табигать территорияләреннән тыш, республикада  ау вакыты   Ау кагыйдәләре һәм Татарстан Республикасының аучылык җир-суларында аулау Параметрлары нигезендә билгеләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International