Хөрмәтле аучылар!

2020 елның 4 сентябре, җомга

Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты хәбәр итә: 2020 елның 31 августында Россия Федерациясе Юстиция министрлыгында Россия Федерациясе Табигый байлыклар һәм экология министрлыгының 24.07.2020 ел, 477 нче номерлы «Ау кагыйдәләрен раслау турында»гы боерыгы теркәлде.
Игътибар итегез, әлеге боерык 2021 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керә. Әлеге боерык үз көченә кергәнче, Россия Федерациясенең бөтен территориясендә Россия Федерациясе Табигый байлыклар һәм экология министрлыгының 16.11.2010 елдан  512 нче номерлы боерыгы белән расланган Ау кагыйдәләре гамәлдә кала .
Комитет яңа Ау кагыйдәләрен игътибар белән өйрәнергә киңәш итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International