Бу көннәрдә Казанда «Чиста су»исемле Татарстанның нефть-газ- химия форумы бара. Сулыкларның сыйфатын саклау һәм аларның пычрануын булдырмау өлешендә гамәлгә ашырыла торган чаралар турында Дәүләт комитетының су биологик ресурслары бүлеге башлыгы Ирина Мөстәкыймова сөйләде. Бу эшкә комплекслы якын килергә кирәк, - дип билгеләп үтте ул, - шул исәптән, пычрату факторларының берсе буларак,су биологик ресурсларын законсыз чыгару буенча хуҗалык эшчәнлеген алып баруга игътибар юнәлтеп, су биологик ресурсларының яшәү урыны позициясеннән дә. Аның сүзләренә караганда, Идел елгасын сәламәтләндерү проекты кысаларында, әлеге бурычларны хәл итү өчен, федераль структуралар, муниципаль берәмлекләр, дәүләт хакимиятенең республика органнары, шулай ук Татарстанның балык сәнәгате оешмалары белән уртак эш алып бару кирәк. Балык бар, һәм республиканың балык запасларының торышы безнең сулыкларның сыйфатына турыдан - туры бәйле, шунан чыгып безнең эшебезгә дә бәйле, - дип нәтиҗә ясады ул.