ТР Спас районы территориясендә «Рабига-Күл» исемле искиткеч матур күл ярында «Татарстанда чиста булачак» дигән экологик бәйрәм узды. Аны «Чиста булачак» экологик хәрәкәте активистлары һәм Казан шәһәренең Балалар экология-биология үзәге педагоглары үткәрде. Экологик бәйрәм кысаларында тематик мастер-класслар, конкурслар, уеннар һәм «Үз йортыңда калдыкларны аерым җыю», «Су: гадәтидә искиткеч», «Еланнар янәшәдә: хайваннарны ничек борчымаска һәм тешләүдән зыян күрмәскә» темаларына лекцияләр оештырылды. Бу чарада шулай ук «Спас»дәүләт табигать тыюлыгы белгечләре дә катнашты. Тыюлык хезмәткәрләре, быел «Чирек гасыр тыюлык табигатенә булышабыз» девизы астында үткән, «Парклар маршы -2020» халыкара табигать саклау акциясендә катнашкан балаларның рәсемнәре күргәзмәсен һәм фотографияләр күргәзмәсен оештырдылар.
Экологик бәйрәмдә Татарстан Республикасы Спас районы Башкарма комитеты, Спас районының Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге, Балалар иҗат йорты, Спас районының мәдәният йорты, Болгар урман хуҗалыгы һәм Болгар урманчылыгы катнашты.
«Татарстанда чиста булачак» экобәйрәмен оештыруда ярдәм иткән өчен, «Спас» дәүләт табигать тыюлыгы рәхмәт хаты белән бүләкләнде.