«Чиста болыннар» дәүләти табигать тыюлыгы хезмәткәрләре Татарстан Республикасы көне һәм Чистай шәһәре көне кысаларында Скарятин бакчасында узган бәйрәм чарасында катнаштылар.
Тыюлык хезмәткәрләре шәһәр халкы һәм кунаклары өчен кызыклы программа әзерләделәр, аның барышында тыюлык турында, Чистай муниципаль районы территориясендә очраган Кызыл китап вәкилләре турында сөйләделәр. Шулай ук флажоклар ясау, Татарстан Республикасының Кызыл Китабы вәкилләре рәвешендә ясалган гипс сыннары ясау буенча мастер-класслар узды, интерактив программа әзерләнде. Иң актив катнашучылар ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетыннан призлар алды.