Азнакайда мәктәпкәчә яшьтәге балаларга кыргый хайваннар турында сөйләделәр

2020 елның 11 сентябре, җомга

Азнакай шәһәренең «Кояшкай» балалар бакчасында «Чатыр-Тау» тыюлыгы хезмәткәрләре Бөтендөнья кыргый табигать фондының (WWF) туган көненә багышланган чара үткәрделәр. Тыюлык хезмәткәрләре балаларны әлеге бәйрәм белән таныштырдылар,  кыргый хайваннар, аларның яшәү тирәлеге һәм үзләрен тоту үзенчәлекләре, хайваннар һәм үсемлекләр дөньясының күптөрлелеге турында сөйләделәр. Балаларның күзаллауларын киңәйтү, кыргый хайваннар турында белемнәрен арттыру өчен викторина үткәрелде.
Балалар әлеге чарада кызыксынып катнаштылар, алар табышмаклар конкурсында бик актив булдылар, хайваннар турында хикәяләр тыңладылар һәм сорауларга җавап бирделәр. 
Балалар Кызыл китапка кертелмәгән хайваннарны да сакларга кирәклеген, аларның тормышлары еш кына табигатьтә безнең үзебезне тотуыбызга бәйле булуына инандылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International