Матур кылган

2020 елның 14 сентябре, дүшәмбе

Бүген безнең рубрикада без сезгә төбәк әһәмиятендәге комплекслы юнәлешле «Балтач»дәүләти табигать тыюлыгында үсә торган Кызыл китапка кертелгән үсемлек турында сөйләячәкбез.

«Балтач» тыюлыгы территориясе уникаль ландшафтларны, дала җирләренең генофондын һәм биотөрлелеген, хайваннарның һәм үсемлекләрнең сирәк һәм типик төрләрен саклауда, шулай ук фәнни һәм экологик белем бирү эшчәнлегендә гаять зур кыйммәткә ия.

Тыюлык территориясендә кыйммәтле үсемлекләрнең берсе- матур кылган. Бу төрнең сирәк үсемлек булуын һәм Татарстан Республикасының Кызыл китабы белән саклануын һәр кеше дә белми.

Матур кылганның үсү зонасы – таулы  участоклар. «Балтач» тыюлыгы территориясендә ул Шубан авылы янындагы тау битендә үсә.

 Куакның биеклеге 70 см чамасы тәшкил итә. Бу төр кылганны тик томалга гына матур дип атамаганнар: чәчәк ату вакытында ул үзенең ялтырап тора торган йоннары белән таң калдыра. Кешенең актив хуҗалык эшчәнлеге кылганны табигый мохиттән кысрыклый. Бу төрнең яшәү урыннарын саклау өчен тыюлык режимын - аеруча саклана торган табигать территориясен саклау зарури.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International