Татарстанда өч браконьерны тоткарладылар

2020 елның 9 октябре, җомга

Баулы районында Ык елгасында өч браконьер балыкны тыелган тоту коралы – острога ярдәмендә  тотканнар. Аларны  Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты инспекторлары рейд барышында күреп алганнар. Хәбәр дежур бүлеккә тапшырылды. Россия Эчке эшләр министрлыгының Баулы районы буенча бүлекнең оператив төркеме браконьерларның шәхесен ачыклады– алар Башкортстан республикасында яшәүчеләр булып чыкты. Алардан ПВХ көймәне, аккумуляторны, остроганы тартып алдылар. Татарстан Республикасының су ресурсларына китерелгән зыян исәпләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International