Әгерҗе муниципаль районында тыюлык эше ветераннарын хөрмәтләделәр

2020 елның 16 октябре, җомга

Республиканың Әгерҗе районы Кичкетаң авылының «Кояшкай» мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә тәрбияләнүчеләр озак еллар төбәк әһәмиятендәге комплекслы юнәлешле «Кичкетаң» дәүләт табигать тыюлыгында эшләгән һәм аның үсешенә бәяләп бетергесез өлеш керткән тыюлык эше ветераннары Әһли Гаскәр улы Фәйзуллин һәм Тәлгать Равил улы Нуриев белән очраштылар.
Ветераннар нәниләр белән табигатьне нәтиҗәле саклау буенча киңәшләр бирделәр.
Тыюлык белгече Әлфия Нуриманова очрашуда катнашучыларга Россиянең тыюлыклар системасы турында презентация күрсәтте, виртуаль сәяхәт оештырды, анда балалар тере һәм тере булмаган табигать барлыгын белделәр. Балалар урманга сәяхәт кылдылар, анда урман яшәүчеләре  белән таныштылар.
Алынган белемнәр табигатькә багышланган уеннар, табышмакларга җаваплар бирү, «Табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре» турында рәсемнәр карау, тавышлары буенча кошларны тану һ. б. биремнәр барышында ныгытылды.
Чараны тәмамлап, тыюлык башлыгы Руслан Маннапов балаларны котлады: «Балалар! Сез- табигатьнең чын дуслары һәм  аның белгечләре. Мин сезне «Табигать сөючеләр клубы»на шатланып кабул итәм».
Бәйрәм тәмамланганнан соң һәр катнашучыга Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетыннан матур рәсемле китаплар һәм туган табигатькә сакчыл караш турында киңәшләр язылган белешмәлекләр бүләк иттеләр.
Кунаклар Җир Хартиясе аллеясына барып кайттылар. Чәй табыны артында Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе Федор Сергеевич Батковның Халыкара өлкәннәр көне һәм ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан котлауларын тыңладылар.
Татарстан Республикасының атказанган экологы Әһли Гаскәр улы Фәйзуллин күп уңай хис-кичерешләр алып килгән һәм  күңелләргә җылы салган бу онытылмаслык очрашу өчен оештыручыларга һәм балаларга рәхмәт белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International