«Татарстанның тыюлыклар дөньясы» рубрикасында: Сусар

2020 елның 19 октябре, дүшәмбе

Бүген безнең «Татарстанның тыюлыклар дөньясы» рубрикасында без Сезгә сусар турында сөйләячәкбез. Сусар сусарлар гаиләлегенә караган ерткыч җәнлек.

Барлыгы 8 төр сусар бар: таш, Америка, урман, харза, нилгир харзасы, илька, кеш, Япон  кеше. Татарстан Республикасында урман сусары яши. Таш сусары ТР Кызыл китабына кертелгән.

Сусар ботактан ботакка  бик җиңел сикереп, бер мизгелдә биек агачка менеп китә ала, үзенең гүзәл койрыгын руль һәм парашют сыйфатында куллана. Моннан тыш, сусар бик шәп йөзә һәм йөгерә, бигрәк тә тирән кар буйлап.

Җәнлекнең яшәү рәвеше төнге. Караңгы төшә башлаганда активлыгы арта.  Көндез кош ояларында яки агач куышларында утыра. Ботакларга яхшы менә, тиз йөгерә. Җиләк-җимеш, чикләвек, бөҗәкләр, кимерүчеләр, кошлар белән туклана. Сусарның үз территориясе бар. Чыршылы һәм катнаш урманнарда яшәүне өстен күрә, нарат урманнарында сирәгрәк очрый. Сусар ризыкны урман кырыенда  ауган агачлы чокырларда эзләргә ярата.

Сусар һәвәскәрләр һәм кәсеп аучылыгының иң мавыктыргыч объектларының берсе булып тора. Сусарларга ау көз уртасыннан башлана һәм кыш буе дәвам итә. Кышның беренче атналары ау өчен иң яхшы вакыт.  Бу вакытта әле кар да аз, көчле салкыннар да юк. Тирән булмаган карда аучыга эзәрлекләүне башларга мөмкинлек бирүче җәнлекләрнең эзләре ачык күренә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International