А. И.Щеповский исемендәге “Дала” ДТКЗ үзенең 20 еллыгын билгеләп үтә

2020 елның 26 октябре, дүшәмбе

Заказник 2000 елның 26 октябрендә Татарстан Республикасының Лениногорск районында, үз эченә дала һәм урман-дала флорасының һәм фаунасының элементлары кергән уникаль табигый экосистемаларны һәм комплексларны саклап калу  максаты белән оештырылды. Анда Татарстан Республикасының Кызыл китабына кертелгән 7 төр кош, 16 төр имезүче һәм 60тан артык үсемлек төре теркәлгән.  Әлеге аеруча саклана торган табигый территория 5830,28 гектар мәйданны били.
Булган табигый комплексларны саклап калу һәм торгызу, хайваннарның, үсемлекләрнең һәм гөмбәләрнең юкка чыгу куркынычы янаган сирәк төрләрен ачыклау һәм исәпкә алу, шулай ук фәнни тикшеренүләр оештыру һәм районда экологик туризмны үстерү, болар барысы да А. И.Щеповский  исемендәге  “Дала” ДТКЗ оештыруның төп бурычлары булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International