«Зөя» дәүләт табигый тыюлыгы хезмәткәрләре Югары Ослан районының Яр буе Морквашы урта мәктәбендә башлангыч сыйныфның әйләнә-тирә дөнья дәресендә булып кайттылар. Чара үсеп килүче буында экологик белемнәрне киңәйтү максатыннан «Экология һәм без» темасына багышланган иде. Балалар тыюлык белгече Римма Гайнетдинованың әлеге тема буенча чыгышын тыңладылар. Алар экологларның кем икәнлеген, Югары Ослан табигатенең асылы нәрсәдә икәнлеген белделәр, әлеге районның аеруча саклана торган табигый территорияләре белән таныштылар.
Очрашу ахырында барлык катнашучыларга табигатьне һәм хайваннарны саклауның мөһимлеген тагын бер кат искә төшерделәр.