Ятьмә белән балык тоткан өчен җинаять җаваплылыгы яный

2020 елның 2 декабре, чәршәмбе

Татарстанда ике браконьер тыелган корал – ятьмә кулланып законсыз балык тоткан өчен тоткарланды. Хокук бозучыларны республиканың Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре «Идел киңлекләре» дәүләт табигать тыюлыгы территориясендә рейд уздырганда күреп алдылар. Браконьерлыкның ике очрагы да Идел елгасында - Куйбышев сусаклагычы территориясендә теркәлгән. Хокук бозучыларның берсе Динго-125 кар автомобиле кулланган.
Браконьерлар 29 данә балык тоткан.Хәзер җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә. Рейдлар дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International