Сак булыгыз, кыргый хайван! Дәүләт комитеты машина йөртүчеләрне тизлекне киметергә өнди.

2020 елның 8 декабре, сишәмбе

Бу елның декабрендә генә дә Татарстан юлларында кыргый хайваннарга 4 машина бәрелде. Машина астына пошилар эләкте. Алар барысы да бәрелешү урынында һәлак булды. Бу очраклар  Лаеш, Балык Бистәсе, Питрәч  һәм Аксубай районнарында булды.
Татарстан Республикасының Биоресурслар буенча дәүләт комитетында машина йөртүчеләрне тизлек  режимын сакларга һәм бик сак һәм игътибарлы булырга, кыргый җәнлекләр барлыкка килү ихтималы булган урыннар турында мәгълүмат бирә торган билгеләрне игътибарсыз калдырмаска һәм юлга якты сәгатьләрдә чыгарга  тырышырга өндиләр.
Тыюлыклар, заказниклар янында яки хайваннар юлга чыга торган урман яннарында «Кыргый хайваннар» дигән юл билгесе куела. Бәрелеш булмасын өчен участокта тизлекне төшерергә һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International