Дәүләт комитеты хезмәткәрләре браконьерларны тоткарлады. Хәзер аларга җинаять җаваплылыгы яный

2020 елның 28 декабре, дүшәмбе

Кама Тамагында яшәүче ике кешене Идел елгасы акваториясендә - Куйбышев сусаклагычы территориясендә тоткарладылар. Алар су биологик ресурсларын ятьмә белән законсыз рәвештә тоттылар. Территория Идел-Кама тыюлыгының сак зонасы булып торуын билгеләп үтәргә кирәк. Браконьерлар 100 дән артык төрле балык тоткан, алар арасында сыла, сазан, корбан балыклары бар. 
Су биологик ресурсларына китерелгән зыян 200 000 сумнан артык бәяләнә.
Хәзерге вакытта 256 статьяның  1 нче бүлеге нигезендә (Су биологик ресурсларын законсыз тоту өчен 300 меңнән 500 мең сумга кадәр штраф яки 480 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләр, яки 2 елга кадәр төзәтү эшләре, яки шул ук вакытка ирекләреннән мәхрүм итү каралган)җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International