Бүген Тыюлыклар һәм милли парклар көне

2021 елның 11 гыйнвары, дүшәмбе

11 гыйнвар көнендә Россиядә Тыюлыклар һәм милли парклар көнен билгеләп үтәләр.
Татарстан Республикасының табигый-тыюлык фонды гомуми мәйданы 464,689 мең гектарлы барлык категорияләрдәге 190 аеруча саклана торган табигый территориядән тора (республика мәйданының 6,9% ы).
Татарстанда 2 федераль әһәмияттәге махсус сакланыла торган табигый территория: 
- Идел-Кама дәүләт табигый биосфера тыюлыгы РСФСР Министрлар Советының 13.04.1960 ел, 510нчы номерлы карары белән оештырылды;
- «Түбән Кама» милли паркы, РСФСР Министрлар Советының 20.04.1991 ел, 223  нче карары белән оештырылды.
Безнең республикада аеруча саклана торган табигый территорияләр системасы үсә бара-ел саен яңа аеруча саклана торган табигый территорияләр оештырыла.
Бөтенроссия тыюлыклар һәм милли парклар көне - календарьда чагыштырмача яшь дата. Аны 1997 елдан башлап, Кыргый табигатьне саклау үзәге һәм Бөтендөнья кыргый табигать фонды инициативасы белән билгеләп үтә башладылар. Экологлар, Тыюлыклар һәм милли парклар көнен үткәрү өчен, 11 гыйнвар  көнен очраклы гына сайламадылар. Нәкъ менә шул көнне 1916 елда Бурятиядә кыйммәтле мехлы җәнлекләрнең берсе - Баргуҗа кешен саклап калу максаты белән, Баргуҗа дип аталган Россия империясендә беренче дәүләт тыюлыгы оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International