Биоресурслар буенча дәүләт комитеты белгечләре балыкларның кышкы чорда һава җитмәгәнлектән үлүләрен булдырмау буенча чаралар күрә башладылар

2021 елның 22 гыйнвары, җомга

"Балык-булсын!" акциясе кысаларында Биоресурслар буенча дәүләт комитеты белгечләре республика сулыкларында кислород дәрәҗәсен тикшерә башлады. Акцияләрнең берсе Түбән Кама шәһәрендә Каракүл күлендә узды. Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама Аръягы территориаль идарәсе белгечләре белән берлектә анда кислородның дәрәҗәсен  белү өчен су пробалары алынды. Нәтиҗәләр буенча балыкны уңышлы кышлату өчен алга таба ярдәм чаралары билгеләнәчәк.
Һәр кышны бу вакытта сулыкларда су азаю шартларында кислород җитмәү сәбәпле, балык үлә башлый.Моны булдырмас өчен бозда тишекләр һәм чокырлар бораулыйлар, ә аэрацияне тәэмин итү өчен, тишекләргә камыш  салып калдыралар.
Беренче тапкыр "Балык-Булсын!" акциясе 2019 елның кышында старт алды. Ике кышкы  сезон эчендә республика сулыкларында 4200дән артык чокырчыклар борауланган, 2700дән артык кеше катнашкан.
2021 елның кышкы сезонында әлеге чаралар су янындагы  17 муниципаль районда, шулай ук Татарстан Республикасының аеруча саклана торган сулыкларында узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International