Кама Тамагы татар мәктәбе укучылары һәм укытучылары «Балык-булсын!» акциясен үткәрде

2021 елның 22 гыйнвары, җомга

Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре Кама Тамагы татар мәктәбе укучылары һәм укытучылары белән берлектә «Балык – булсын» акциясен үткәрде.
Чаралар кислород җитмәү- сулыкта эретелгән кислород булмау аркасында, балыкларның күпләп үлүенә юл куймау максаты белән уздырыла.
Шуңа күрә, тотрыклы боз урнашканнан соң, Кама Тамагының татар мәктәбе укытучылары һәм укучылары көче белән, бозда 30дан артык тишек борауланган, ә һава үткәргеч сыйфатында камыш кулланылган.
Боздагы тишекләр аркасында су кислород белән баетыла. Ул кышын боз астында яшәүче балык, моллюсклар һәм кыслаларга кирәк. Акциядә Биологик ресурслар буенча МРО башлыгы Р.Х.Сафин, Башкарма комитет җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары М. Х.Хабибуллова, татар мәктәбе директоры Р. Р.Зиннәтуллин, Кама Тамагы штп башлыгы урынбасары Р. Х. Дәүләтшин катнаштылар. 
Чара бик күңелле һәм тату үтте. Биек кар көртләре эшкә комачауламады. Егетләр көрәкләр белән бораулау алдыннан күлнең өслеген чистарттылар, кызлар күл яры янында камыш әзерләделәр.
Эшләр республиканың башка районнары сулыкларында да дәвам итәчәк, ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты балыкларны һава җитмәгәнлектән үлүләреннән коткару чараларына күбрәк техника һәм волонтерларны җәлеп итәргә ниятли.Бу хакта «Волжские зори» газетасы хәбәр итә

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International