Татарстанда кыш көне балыкның һава җитмәүлектән үлүен булдырмау буенча чаралар дәвам итә

2021 елның 12 феврале, җомга

“Балык-Булсын!” акциясе үсеш ала. Аңа республиканың Спас районы да кушылды. “Спас” дәүләт табигать тыюлыгы территориясендә чокырчыклар бораулау һәм аларга камыш салып калдыру   эшләре башкарылды. Бу сулыкны  кислород белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк һәм кислород җитмәү нәтиҗәсендә балыкның  үлүен булдырмый калачак.
Акция ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты тарафыннан оештырылды. Ул барлык 17 муниципаль районда, шулай ук Татарстан Республикасының аеруча саклана торган сулыкларында махсус техника һәм компрессорлар кулланып үткәрелә. Акциядә ТР Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре, балык сәнәгатьчеләре, һәвәскәр балыкчылар, волонтерлар актив катнаша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International