Татарстанда биологик ресурсларны законсыз тотуга юл куймау буенча рейдлар дәвам итә. Дәүләт комитеты хезмәткәрләре чараларны тәүлек буе уздыра. Чистай шәһәре янындагы Кама елгасында чираттагы рейд барышында инспекторлар тыелган тоту ысулы белән балык тотучы ир-атны күреп алдылар. Бу очрак турында оператив рәвештә 112 системасы-ашыгыч оператив хезмәтләрне чакыртуның бердәм номеры буенча мәгълүмат бирелде.
Урынга Чистайның эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре килде. Браконьерны тоткарладылар, аның үзе янында ятьмә, бур һәм 96 данә балык булган.
Хәзерге вакытта җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә. Исегезгә төшерәбез, 256 статьяның 1 нче бүлеге нигезендә “Су биологик ресурсларын законсыз тоту (чыгару)” өчен 300 меңнән 500 мең сумга кадәр штраф яки 480 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләр, яки 2 елга кадәр төзәтү эшләре, яки шул ук вакытка ирекләреннән мәхрүм итү каралган.
.jpg)