Бүген Татарстан Республикасы Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетында Нурлат районы буенча хайваннар, үсемлекләр дөньясы һәм аеруча саклаулы табигать территорияләре өлкәсендә дәүләт күзәтчелеге буенча район (районара) бүлеге башлыгы вазыйфасына кадрлар резервына кертүгә конкурс үткәрелде.
Комиссия утырышында бәйсез эксперт сыйфатында Оештыру-кадрлар белән тәэмин итү идарәсе башлыгы, Казан милли тикшеренү технология университетының икътисад кафедрасы доценты, икътисад фәннәре кандидаты Светлана Анатольевна Башкирцева чыгыш ясады.
Нәтиҗәләр, конкурс тәмамланганнан соң, 7 көн эчендә, кандидатларга язма рәвештә җибәреләчәк.
Конкурста катнашуга кертелмәгән дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфасын биләүгә дәгъва итүчеләрнең һәм конкурста катнашкан кандидатларның документлары, язма гариза буенча, конкурс тәмамланганнан соң өч ел эчендә кире кайтарылырга мөмкин.