Безнең канатлы дусларыбызга аерым игътибар

2021 елның 19 феврале, җомга

Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре кошлар өчен җимлекләр элү һәм аларны ашату эшләрен алып бара. Чираттагы чара Буа шәһәренең 5нче гимназиясе укучылары белән узды. Ата-аналар белән бергә балалар кошлар өчен җимлекләр әзерләделәр. Каурыйлыларның дөрес рационы нинди булырга тиешлеге турында "Зөя буйлары"ДТКТ белгечләре сөйләде.
"Зөя буйлары" ДТКТ белгечләре һәм укытучылары составындагы комиссия эшләрне бәяләде һәм иң яхшы җимлекләрне билгеләде. Беренче урыннарны алган балалар Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты грамоталары белән бүләкләнделәр. 
Чара бик эчтәлекле һәм кызыклы килеп чыкты, соңыннан укучылар педагоглар белән бергә  җимлекләрне урамга  элделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International