Татарстанның Лаеш районында чираттагы «Балык-булсын!» дигән акция узды

2021 елның 20 феврале, шимбә

Бүген, аерым саклана торган «Мишә елгасы тамагы» территориясендә Советлар Союзы Герое, Бөек Ватан сугышы ветераны Кузнецов Борис Кириллович хөрмәтенә «Балык-булсын!» дигән кышкы акция узды.  Ул балыкларның һава җитмәүлектән үлүләрен булдырмауга юнәлтелгән  чараларда актив катнашты, шулай ук үзенең шәхси үрнәге белән республиканың балык запасларын саклауга битараф булмауны күрсәтте.
Февраль-кислород җитмәү сәбәпле, сулыкларда яшәүчеләр өчен аеруча авыр ай. Балык кислородның суга эләгүенә комачаулаучы боз капламы астында күпләп үлә.
Быел белгечләр әлеге чараларны заманча һәм нәтиҗәле ысул белән - компрессорлар кулланып үткәрергә дигән карар кабул итте. Компрессор ярдәмендә сулыкка атмосфера һавасы биреләчәк. Татарстан Республикасы Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты тарафыннан балыкның һава җитмәүлектән үлүләрен булдырмау максатыннан, чокырчыклар һәм майналар( зур чокырлар) бораулау буенча кышкы чаралар үткәрелә
Бозга ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты белгечләре, балык заводы хезмәткәрләре һәм     һәвәскәр балыкчылар чыкты . Бүгенге көндә республиканың 16 яр буе районында үткәрелде һәм 200 чокырчык һәм майна ( зур чокырлар) борауланды.  Чаралар боз кату беткәнчегә кадәр дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International