Биоресурслар буенча дәүләт комитеты белгечләре белем бирү чарасы үткәрде

2021 елның 3 марты, чәршәмбе

Арча районы Түбән Мәтәскә урта мәктәбе филиалы Мөндеш башлангыч мәктәбендә «Ашыт» тыюлыгы белгече Абдрахманова Гөлнара «Орнитолог көне»нә багышланган чара үткәрде.
«Бездә кышлаучы кошлар» темасына «Поле чудес» интеллектуаль уены 1-4 сыйныф укучылары белән үткәрелде. Әлеге чараның максаты-укучыларның кошлар турында белемнәрен арттыру, бездә кышлаучы кошларны танып белергә өйрәнү, эзлекле һәм мөстәкыйль фикерләүне, күзәтүчәнлекне үстерү, кечкенә дусларыбызга карата кызыксыну, кайгыртучанлык, сак караш тәрбияләү.
Чара барышында тыюлык белгече укучыларга Орнитолог һөнәре, табигатьтә кошларның роле мөһим икәнлеге, ни өчен кошларның төрлелеген өйрәнү һәм саклау кирәклеге турында сөйләде. Шулай   ук балалар аеруча саклаулы табигать территорияләре, аерым алганда «Ашыт» тыюлыгы, туган як хайваннары һәм үсемлекләр дөньясы турында белделәр. Укучылар белгечнең чыгышын кызыксынып тыңладылар, сораулар бирделәр. Уен җырлар, шигырьләр һәм биюләр белән үрелеп барды. Чара ахырында катнашучыларга Татарстан Республикасы Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты тарафыннан  грамоталар һәм бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International