Татарстан аеруча саклана торган табигать территорияләрен булдыру буенча Идел буе федераль округында алдынгы урында тора

2021 елның 5 марты, җомга

Комитет эшенең мөһим юнәлеше булып, аеруча саклана торган табигый территорияләр булдыру аша, табигатькә антропоген йөкне көйләүне  тәэмин итү тора.

 

2020 елда Татарстанда 37 мең гектардан артык мәйданда 4 яңа аеруча саклана торган табигый территория булдырылды, шуның белән хайваннар өчен азык базасы, балыклар өчен туклану һәм уылдык чәчү урыннары булып тора торган Республиканың Кама, Ык һәм Ак шикелле төп елгаларының су һәм су яны экосистемаларын саклау тәэмин ителде.

Бүгенге көндә республиканың табигый-тыюлык фонды 190 аеруча саклана торган табигый территориядән тора.  Күрше төбәкләр белән чагыштырганда, Татарстан субъект мәйданыннан (6,8%) аеруча саклана торган табигый территорияләр өлеше буенча һәм 2020 елда булдырылган аеруча саклана торган табигый территорияләр мәйданы буенча алдынгы урыннарны били.

Комитетның максаты, беренче чиратта, аеруча саклана торган табигый территорияләр мәйданын арттыру түгел, ә кыйммәтле табигый кишәрлекләрне, Кызыл китапка кертелгән хайваннарның һәм үсемлекләрнең яшәү урыннарын ачыклау һәм саклау. Бу барысы да  киләчәк буын өчен тормыш эшчәнлегенең уңай шартларын тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк. Комитет каршында Фәнни-техник совет оештырылды һәм эшли, анда республиканың әйдәп баручы галимнәре керде. Узган елда фәнни-тикшеренү эше үткәрелде, нәтиҗәдә яңа аеруча саклана торган табигый территорияләр һәм төп орнитологик территорияләр булдыру өчен перспектив участоклар ачыкланды. Алар буенча эш быел алып барылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International