Федор Батков: "2020 елда без аучылык биләмәләрен күзәтүне көчәйттек. 119 җинаять эше кузгатылды"

2021 елның 5 марты, җомга

Татарстанда 2020 ел эчендә Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре тарафыннан биоресурсларны законсыз тоту буенча 1345 закон бозу очрагы ачыкланды һәм аларга юл куелмады. Бу хакта Биоресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе Федор Батков йомгаклау коллегиясендә хәбәр итте. Барлык закон бозучылар да җаваплылыкка тартылды, 2 млн. сумга якын штраф салынды, дип хәбәр итте ул. Ведомство башлыгы әйткәнчә, 119 җинаять эше кузгатылды. Хайваннар дөньясы объектларына китерелгән зыянның гомуми суммасы 6,5 млн. сум тәшкил итте.

Дәүләт комитетының Росгвардия идарәсе белән тыгыз хезмәттәшлеге нәтиҗәсендә, законнарны даими рәвештә бозган өчен 30дан артык граждан корал йөртү һәм саклау хокукыннан мәхрүм итү рәвешендә җаваплылыкка тартылды. Барлык административ хокук бозуларның 20% ы җәмәгать һәм производство инспекторлары ярдәмендә ачыкланды.

Бүгенге көндә Дәүләт комитетының шактый гына махсус авто һәм мото техникасы бар, югары нәтиҗәлелек белән кулланыла торган квадрокоптерлар һәм тепловизерлар сатып алынган.

Узган елда республиканың машина юлларында кыргый хайваннар катнашында 128 юл-транспорт һәлакате теркәлгән. Гомуми зыян уннарча миллион сум тәшкил иткән. Бу терлекләр саны арту, юлларның сыйфаты яхшырып бу, үз чиратында, транспорт агымының артуы белән бәйле.

Автомагистральләрне төзегәндә һәм кулланганда кыргый хайваннарны саклау буенча чаралар күрергә кирәк. Бу, барыннан да элек, хайваннарның һәвефсез күченүе өчен киртәләр һәм кичүләр урнаштыру.

Бу юнәлештә Комитет, проект оешмалары белән хезмәттәшлек итеп, проект төзү дәрәҗәсендә махсус аралыклары булган коймалар урнаштыру кирәклеген күздә тота. Шулай итеп, М-12 яңа трассасын проектлаганда республика территориясендә мондый коймалар һәм күчүләр каралган, дип хәбәр итте Батков.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International