Татарстанда елга балыкларының законсыз әйләнешен ачыклау буенча рейдлар саны артты

2021 елның 5 марты, җомга

Татарстанда 2020 елда балык саклау чаралары кысаларында 6767 рейд үткәрелде. 135 җинаять эше кузгатылды. Бу хакта бүген Биоресурслар буенча дәүләт комитетының йомгаклау коллегиясендә әйтелде. Югары нәтиҗәләргә Комитетның Росгвардия идарәсе, Эчке эшләр министрлыгы, транспорттагы Линия полициясе, Роспотребнадзор, Россельхознадзор, Балык күзәтчелеге, Ветеринария идарәсе һәм муниципалитетлар белән берлектә системалы күзәтчелек эше нәтиҗәсендә ирешеп булды.

Татарстанда комплекслы балык саклау чаралары уйланган һәм тормышка ашырыла. Беренче чиратта, бу - Су биологик ресурсларын саклау буенча республика советы кысаларында, елга балыкларының законсыз әйләнешенә каршы көрәш. Балык запасларын арттыруда судагы хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәсендә компенсация чаралары да зур роль уйный. Отчет бирә торган елда, махсус комиссия катнашында, китерелгән зыянны 82дән артык предприятие каплаган, республика сулыкларына сигез йөз мең данәгә якын маймыч, шул исәптән 653 мең данә чөгә чыгарылган.

Бүгенге көндә «Балык-булсын!» акциясе актив тормышка ашырыла, балыкның һава җитмәүдән үлүенә каршы чаралар үткәрелә, ясалма уылдык чәчү урыннары куела.  2020 елда «ГИДРОКАСКАД» системасында сусаклагычлар дәрәҗәсенә көн саен мониторинг ясау һәм фараз күрсәткечләрен контрольдә тоту  гамәлгә кертелде. Бу хакта Биоресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе Федор Батков Йомгаклау коллегиясендә хәбәр итте.

Табигать саклау тармакларының координацияләнгән гамәлләре нәтиҗәсендә, 2020 елның язгы чорында суның югары дәрәҗәсе барлык төр балыкларның уылдык чәчү нәтиҗәлелеген арттыру өчен хәлиткеч фактор булды. Балык хуҗалыгы фәне мәгълүматларына караганда, 2020 ел буынының саны уртача еллык күрсәткечләрдән 2,5 тапкыр артыграк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International