Болгар шәһәрендәге Рабига күлендә «Балык-Булсын!» акциясе кысаларында су биоресурсларының һава җитмәүлектән үлүен булдырмау буенча чаралар үткәрелде.
Чарада Спас муниципаль районы башлыгы Фәргать Мөхәммәтов, район башкарма комитеты җитәкчесе Валерий Осокин, «Спас» дәүләт табигать тыюлыгы, гадәттән тыш хәлләр министрлыгының кече үлчәмле суднолар дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре, Кама-Идел филиалының «Главрыбвод» ФДБУ ихтиологы, «Яңа тормыш» газетасы вәкилләре һәм укытучылары белән «Сәламәтлекләре чикләнгән балалар өчен Болгар интернат-мәктәбе» укучылары катнашты.
Әйдәп баручы ихтиолог Сафиуллин Рөстәм һәм «Спас» тыюлыгы башлыгы Евгений Костин балаларга акциянең әһәмияте турында сөйләделәр, чокырчыкларны ни өчен эшләргә кирәклеген аңлаттылар.
Укучылар чарада бик теләп катнашты, акция барышында камыш урнаштырылган 50дән артык чокырчык борауланды. Бу сулыкны кислород белән туендыруга ярдәм итәчәк һәм кислород җитмәү нәтиҗәсендә су биологик ресурсларының кислород җитмәүдән үлүен булдырмый калырга мөмкинлек бирәчәк.
Эшләр республиканың башка районнарының сулыкларында дәвам итәчәк, ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты сулыкларда һава җитмәү белән көрәшү чараларына күбрәк техника һәм волонтерларны җәлеп итәргә ниятли.
.jpg)