Татарстанда Дәүләт комитеты хезмәткәрләре тарафыннан балыкларның һава җитмәүлектән үлүен булдырмау буенча чаралар дәвам итә.

2021 елның 11 марты, пәнҗешәмбе

«Балык-булсын»  акциясе кысаларында су биоресурсларының һава җитмәүлектән үлүен булдырмау буенча чаралар дәвам итә. Бу юлы аңа «Балыкчы» ҖЧҖнең балык сәнәгате хезмәткәрләре дә кушылды.
Минзәлә районында Шадрино һәм Ольхово күлләрендә чокырчыклар бораулау һәм камыш салу эшләре башкарылды. Әлеге акция кысаларында 360 чокырчык борауланган, 20дән артык кеше катнашкан.
Экологик  бәла-казаның бер төре буларак, балыкларның һава җитмәүлектән үлүенә каршы көрәш  эшләре март ахырына кадәр дәвам итәчәк. Теге яки бу дәрәҗәдә агымнары булмаган барлык вак сулыкларда да һава җитми диярлек. Профилактик чараларны үз вакытында үткәрү, сулыкларда балык запасларын саклап калырга мөмкинлек бирәчәк. Биоресурслар буенча дәүләт комитеты гражданнарны, һәвәскәр балыкчыларны балыкларны һава  җитмәүлектән  коткаруга юнәлтелгән чараларда актив катнашырга чакыра.
Исегездә тотыгыз: берничә борауланган чокырчык- балыклар бу вакытта шундый мохтаҗ булган, суда өстәмә кислород дигән сүз.
Бүгенге көндә республиканың 17 яр буе районында балыкның һава җитмәүлектән үлүен булдырмау өчен чаралар үткәрелде. 6000нән артык чокырчык һәм зур чокырлар борауланган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International