Арчаның 5нче гимназиясенең «Олы Бирәзә башлангыч мәктәбендә» «Елгаларны, су һәм тормышны саклау көне»нә багышланган дәрес узды. Тыюлык белгечләре Абдрахманова Гөлнара һәм Әхмәтҗанов Рәшит укучыларга туган якның су объектлары, шулай ук Татарстан Республикасының Кызыл Китабына кертелгән төрләр турында сөйләде.
Дәреснең төп максаты-укучыларның игътибарын табигатьтә су чыганакларын саклау проблемаларына җәлеп итү. Балаларның тулаем су объектлары һәм туган як елгалары турында белемнәрен киңәйтү һәм тирәнәйтү, елгаларда суның пычрану проблемалары белән таныштыру, әхлакый тәрбия бирү: табигый байлыкларга мәхәббәт һәм сак караш тәрбияләү.
Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре укучылар белән суның кеше һәм бөтен тереклек тормышындагы роле турында әңгәмә уздырдылар. Су объектларын саклау мәсьәләләре, ни өчен елгаларны сакларга кирәклеге, кешенең су объектларына нинди йогынты ясавы турында фикер алыштылар. Балалар актив катнаштылар, шигырьләр сөйләделәр, табышмаклар чиштеләр. Әлеге чарада 1-4 сыйныф укучылары катнашты.