Татарстанда үрдәкләр өчен ясалма оялар ясап кую эшләре бара

2021 елның 7 апреле, чәршәмбе

Ана үрдәкләрдән файдаланып ата үрдәкләргә язгы ау чоры башланды.
Биоресурслар буенча дәүләт комитеты белгечләре һәм аучылар Түбән Кама районының аерым саклана торган биләмәләрендәге Коряжное күлендә 25 оя урнаштырды.
Ау  чорына карамастан, үрдәкләргә оя корырга уңайлы шартлар тудыру өчен, хәзер үк аучылык хуҗалыкларында үрдәкләр өчен ясалма оялар ясап кую эшләре алып барыла.
Татарстан Республикасы территориясендә ике сусаклагыч – Куйбышев һәм Түбән Кама сусаклагычлары урнашкан, алар аеруча язгы чорда суның тотрыксыз дәрәҗәсе белән характерлана, бу, үз чиратында, үрдәкләрнең оялау шартларына тискәре йогынты ясый – еш кына үрдәкләрнең күкәйләрен су баса.
Үрдәкләрнең оялау шартларын яхшырту, аларның баш санын арттырырга һәм көзге чорда аучыларга күбрәк трофей китерергә тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International