Электрон мактау тактасы турындагы нигезләмәгә таянып, 2020 елда Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәткәрләренең Электрон мактау тактасына кертү өчен 15 дәүләт граждан хезмәткәре билгеләнде. Карар кандидатларның төзелгән рейтингын исәпкә алып кабул ителде. Бәяләү ике этапта (ачык онлайн-тавыш бирү һәм махсус комиссиянең эксперт бәяләве) уздырылды.
Татарстан Республикасының Электрон мактау тактасы-ул республиканың рәсми порталындагы бүлек, анда эшендә югары нәтиҗәләргә ирешкән һәм үз һөнәри эшчәнлегендә иң яхшы дип танылган хезмәткәрләр турында мәгълүмат урнаштырыла. Конкурс ел саен үткәрелә.
Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты коллективы, Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының хайваннар һәм үсемлекләр дөньясын саклау идарәсе башлыгы Чиспияков Ринат Электроновичны һәм Татарстан Республикасының дәүләт граждан хезмәткәрләренең Электрон мактау тактасына кертелгән барлык дәүләт хезмәткәрләрен чын күңелдән котлый һәм аларга киләчәк хезмәтләрендә уңышлар тели.