Татарстан Республикасының биоресурслар буенча дәүләт комитеты «Парклар маршы-2021» (алга таба – акция) халыкара акциясендә катнашырга чакыра, ул Россия һәм чиктәш илләрнең аеруча саклана торган табигый территорияләренә (алга таба – АСТТ) ярдәм итүгә юнәлдерелгән.
Быел акция «Су-сазлык җирләре саклауга мохтаҗ!» шигаре астында узачак.
Табигый биотөрлелеге булган су – сазлык җирләремкеше һәм аның хуҗалык эшчәнлеге өчен төп һәм алыштыргысыз чиста су чыганагы. Ә кеше еш кына гидрологик режимны бозып, ярларда урманнарны кисеп, анда төзеп яки сукалап елгаларның һәм күлләрнең экологик сәламәтлеген җимерә, суны үз эшчәнлегенең калдыклары белән пычрата. Шуңа күрә аеруча саклана торган табигый территорияләр -тыюлыклар, милли парклар, заказниклар һ.б.- системасын саклау һәм киңәйтү бик мөһим. Алар төбәкләрдә экологик тигезлекне тотып кына калмыйлар, сулыкларны, аларның флорасын һәм фаунасын да саклыйлар, шул рәвешле кешеләр өчен чиста су чыганакларын саклап калалар.
2021 елда, су йөзүче кошларның һәм башка тере организмнарның яшәү урыннары сыйфатында мөһим әһәмияткә ия булган , су-сазлык җирләре турында Халыкара конвенциянең 50-еллыгы билгеләп үтелә.
Татарстан Республикасында акцияне үткәрү вакыты: 2021 елның 12 апреленнән 10 июненә кадәр.
Татарстан Республикасының Биоресурслар буенча дәүләт комитеты акция кысаларында түбәндәге конкурслар үткәрә:
1. «Тыюлыклы табигать дөньясы» балалар сәнгать иҗаты конкурсы. Тема- «Су-сазлык җирләренең тормышы».
2. «Без дөньяны чистартабыз» экологик десантлар конкурсы:
• аеруча саклана торган табигый территорияләр, парклар һәм аллеялар, су объектларының яр буе линияләре, шулай ук башка табигый территорияләрне җыештыру;
• үсемлекләр һәм агачлар утырту;
• ясалма оялар ясау һәм урнаштыру;
• аеруча саклана торган табигый территорияләрне төзекләндерү һ. б.
3. «Су-сазлык җирләренең гаҗәеп дөньясы» экологик әкиятләр конкурсы. Су-сазлык җирләре һәм аларның яшәүчеләре турында әкият жанрындагы эшләр.
Конкурслар һәм аларга карата куелган таләпләр турында тулырак мәгълүмат белән, ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты сайтындаhttps://ojm.tatarstan.ru/rus/file/pub/pub_2775159.pdf яки 8 (843) 211 68 62 телефоны буенча танышырга мөмкин (җаваплы зат: биотөрлелек бүлегенең 1 разрядлы өлкән белгече Билалова Гөлинә Илдар кызы).