«Балтач» тыюлыгы үзенең 20 еллыгын билгеләп үтә

2021 елның 12 апреле, дүшәмбе


2021 елның 9 нчы апрелендә региональ әһәмияттәге «Балтач» дәүләт табигый тыюлыгының 20 еллыгы уңаеннан, Кече Лызи урта мәктәбендә ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре тарафыннан бәйрәм чарасы оештырылды.  
Тыюлык башлыгы Хаҗиев Р.К. әлеге аеруча саклана торган табигый территориянең барлыкка килү тарихы һәм эшчәнлекнең төп юнәлешләре турында сөйләде.
«Балтач» региональ әһәмияттәге комплекслы юнәлешле дәүләт табигый тыюлыгы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 11.04.2001 ел, 192 нче номерлы карары белән, Балтач муниципаль районының уникаль табигый ландшафтын, урманнарын, сирәк һәм юкка чыга торган хайван һәм үсемлек төрләрен саклау һәм торгызу максаты белән оештырылды. 
Тантаналы вакыйга белән тыюлык администрациясен мәктәп яны урманчылыгының «Табигать дуслары» агитбригадасы һәм Кече Лызи урта мәктәбе педагоглары котлады, мәктәп укучылары концерт номерлары белән чыгыш ясадылар һәм тыюлык турында стенгазета чыгардылар.
Алга таба, чара ахырында, тыюлык хезмәткәрләре «Канатлы дусларыбыз» рәсем конкурсы, «Игътибар! Кошчык! 2021»  фотолар күргәзмәсе һәм тыюлыкның 20 еллыгы кысаларында үткәрелгән сыерчык оялары конкурсларының җиңүчеләрен һәм призерларын бүләкләделәр. 
Рәхмәт  йөзеннән б бәйрәмдә катнашкан балаларга һәм Балтач муниципаль районында экологик белем бирү эшчәнлеген алып баруда бәяләп бетергесез өлеш керткән педагогларга тыюлык администрациясе рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.
Мәктәп яны территориясендә сыерчык оялары элү бәйрәм чарасының нәтиҗәсе булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International